16+

«Динамо» ның 100 еллыгына багышланган автойөреш башланды

Чараны «Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте уздыра. Автойөрешнең максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Чараны «Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте уздыра. Автойөрешнең максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

«Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенә 1923 елның 18 апрелендә нигез салынган. Еллар узса да, бу оешмага нигез салучыларның максаты үзгәрмәгән– көч структураларын  берләштерү һәм аларны спорт мәйданнарында үтүче ярышларда катнаштыру. 

«Динамо» җәмгыятенең йөз еллыгына багышланган автойөреш 23 августта Казан Кремленнән старт алды. Ак-зәңгәр төсләргә кергән колонна Идел буе федераль округы шәһәрләре аша: Казан — Йошкар-Ола — Чабаксар — Ульяновск — Самара маршруты буенча узачак. Динамолылар Самарага 25 августта килеп җитәчәк.

Автоузышта катнашучылар составында Казан, Самара, Чабаксар, Калуга һәм Мәскәү вәкилләре бар.

Бүген колонна берьюлы ике шәһәр-Йошкар-Ола һәм Чабаксар аша узачак.

В Казани стартовал автопробег «Навстречу 100-летию «Динамо»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading