16+

Диния Нәзарәте хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк җыя башлады

Татарстан мөселманнары исеменнән ике машинага төялгән гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче республика солдатларына илтеп кайтканнан соң, Нәзарәт кабат ярдәм җыюны игълан итә. Ярдәм туплангач, аны якын арада мобилизацияләнгән солдатларның кулына илтеп тапшыру ниятләнә. 

Бу уңайдан Татарстанның төрле мөхтәсибәтләреннән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән азык-төлек һәм кирәк-яраклар килеп иреште. Мисал өчен, Казаннан “Пекаръня №1” (Шәхси эшмәкәр Марат Фәргать улы Гыйззәтуллин) 720 данә хәләл чәк-чәк (гомуми авырлыгы 130 кг) тапшырып саллы өлешен кертте. Балык бистәсе мөхтәсибәте дә Татарстан сугышчыларына туган җир күчтәнәчләрен җыю буенча актив эш алып барды: нәтиҗәдә Нәзарәткә 90 мең сумлык озак сакланучы азык-төлек һәм 18 мең сумлык медикаментлар, 50 пар җылы оекбаш, баллон белән газ плитәсе китерелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөхтәсибәтләре хәзерге вакытта солдатларга хәләл ризык, кием һәм кирәк-яраклар сатып алу өчен акча җыюны дәвам итә. Акчага медикаментлар, эчке кием һәм оекбашлар, хәләл тушенка, казылык, гигиена әйберләре, портатив газ плитәләре һ.б. сатып алыначак. Әлеге акциягә теләге булган һәркем акчалата үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар сылтама аша. 
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading