Алар шулай ук ипотека һәм кулланучылар кредитлары буенча процент түләүдән азат ителәчәк.
Дәүләт Думасына мобилизацияләнгән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган 300 мең сум акча каралган закон проекты кертелгән. Тиешле документ Думаның электрон базасында пәйда булган.
"Федераль закон проекты белән мондый гражданнарга бер тапкыр бирелә торган 300 мең сум күләмендә акча билгеләү тәкъдим ителә», — диелгән аңлатма материалларында.
Шулай ук закон проекты нигезендә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылучылар хезмәт итү вакытында ипотека һәм куллану кредитлары, шулай ук мөлкәткә салым процентларын түләүдән азат ителәчәк.
Моннан тыш, аларга торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү чыгымнарыннан 50% компенсация, балалар өчен өч елга кадәр айлык пособие, шулай ук чакырылган ирнең хатыны йөкле булган очракта айлык пособие түләячәкләр; ОСАГО бәясененнән 50% компенсация түләү дә каралган.
Искәртеп узабыз, Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Ул Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән һәм «билгеле белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе»булган кешеләргә кагыла. Кичә РФ Президенты хәрби хезмәт турындагы төзәтмәләр пакетына кул куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар