16+

Дәүләт Думасына педагогларның намусын һәм дәрәҗәсен яклау турында канун проекты кертелде

Дәүләт Думасына педагогик хезмәткәрләрнең намусын һәм дәрәҗәсен яклау турындагы закон проекты кертелде. Тиешле проектны ЛДПРдан Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов керткән.

Дәүләт Думасына педагогик хезмәткәрләрнең намусын һәм дәрәҗәсен яклау турындагы закон проекты кертелде. Тиешле проектны ЛДПРдан Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов керткән.

— Педагогик хезмәткәрләрнең шәхси тормышларына тыкшыну һәм аларның гамәлләрен җәмгыять вәкилләре тарафыннан хөкем итү омтылышларының күпсанлы мисаллары массакүләм мәгълүмат чараларында китерелә. Югыйсә, бу гамәлләрнең күбесе законсыз характерда һәм педагогик эшчәнлек белән бәйле түгел, - диелә проектның аңлатма язуында.

Депутат Чернышов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә педагог һөнәренең мөһимлегенә һәм алыштыргысыз булуына карамастан, тиз арада эш итүне таләп итүче мондый проблемалар актуальләште. Чөнки укытучыларның намусына һәм дәрәҗәсенә тап төшерү куркынычы арта. 

Февраль ахырында Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан укытучыны яклау турындагы канун проекты әзерләнә дип хәбәр ителгән иде. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading