16+

Дәүләт Думасында “Әтиләр картасы” булдырырга тәкъдим итәләр

Ул “Пушкин картасы” кебек булачак.

Ул “Пушкин картасы” кебек булачак.

Дәүләт Думасының вице-спикеры Борис Чернышов шундый идея белән чыккан.  “Әти кешеләргә балалары белән бергә тулы һәм сыйфатлы ял итәр өчен “Әтиләр картасы” кертергә тәкъдим итәм. Сүз гаиләдәге һәр балага аена 2шәр мең бирү турында бара. Андагы акчаны башка максатларга кулланмас өчен, ул “Пушкин картасы” кебек булырга тиеш. Бу тәкъдимне хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юлладым”, – дигән Чернышов “РИА Новости”га. Аның сүзләренчә,  әлеге сумма әти кешегә баласы белән кинога, парк яки кафега барырга җитәчәк. 
“Кызганычка, әтиләрнең роле Советлар Союзы чорыннан ук түбәнәйтелгән. Баланы тәрбияләү белән әнисе шөгыльләнә дигән стереотип бар. Хәтта гаиләләргә ярдәм итүнең төп чарасы рәсми булмаган рәвештә "ана капиталы"дип атала. Әтиләрне санга сукмау төрле ситуацияләрдә күзәтелә. Ике бала атасы буларак, мине мондый хәл канәгатьләндерми", – дип билгеләп үткән Чернышов.
Бу инициативаны керткәндә, “әниләр дә ял итү мөмкинлеге алачак" дип ышана ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading