16+

Эдуард Шәрәфиев Татарстан Рәисе юлламасына фикерен белдерде

Бүген Татарстан Рәисе С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт концерт залында 2025 елга парламентка еллык юлламасы белән чыкты. Барлыгы 670 кеше чакырылган иде.

Бүген Татарстан Рәисе С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт концерт залында 2025 елга парламентка еллык юлламасы белән чыкты. Барлыгы 670 кеше чакырылган иде.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында парламентка еллык юлламасында әйткән сүзләренә карата фикере белән уртаклашты.

«Рәиснең юлламасы республика тормышының барлык өлкәләрен колачлаган. Ул юлламасын махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәмнән башлаганына игътибарымны юнәлттем. Татарстанда ярдәм системасы төзелгән, бу юнәлештә эшне дәвам иттерү кирәк», – дип ассызыклады Эдуард Шәрәфиев.

Ул Рөстәм Миңнехановның 2025 елны Ватанны Саклаучы елы дип игълан итүен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, махсус операция хәрбиләренә дан йөзеннән дип бәяләде.

«Юлламада Татарстан Рәисе Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасының Татарстаннан булган депутатларына миграция сәясәтен катгыйландыруны фәрман итте. Бу безнең ил алдындагы актуаль мәсьәлә. Җәмгыятьтә моңа ихтыяҗ бар. Бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк», – диде депутат.

Бүген Татарстан Рәисе С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт концерт залында 2025 елга парламентка еллык юлламасы белән чыкты. Барлыгы 670 кеше чакырылган иде.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading