16+

«Ел студенты» чит илдә бушлай белем алачак

25 гыйнвар - Россия студентлары көнендә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Ел студенты - 2015» Республика премиясен тапшыру тантанасы булачак. Әлеге премия 2005 елдан башлап быел унберенче тапкыр бирелә һәм елдан-ел студентлар арасында аның дәрәҗәсе арта бара.

Б ыел әлеге премиягә Казан, Чаллы, Арча, Буа, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә уку йортларында белем алучы 500гә якын студент дәгъва белдерә. Быел да студентлар 19 номинациядә: «Ел интеллекты», «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы» һ.б. көч сынашачак. Гран-прига лаеклы студентка дөньяның теләсә кайсы илендә югары уку йортында бушлай белем алу хокукы биреләчәк. Ел саен әлеге конкурсны, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан югары уку йортларының ректорлар Советы ярдәме белән, Татарстан студентлары лигасы үткәрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading