16+

Электр самокатыннан егылып төшкән 31 яшьлек татарстанлы комага киткән

Шунысы гаҗәп, вакыйга урыныннан ике тәгәрмәчле югала. Ләкин аны соңрак табып полициягә китерәләр. 

Шунысы гаҗәп, вакыйга урыныннан ике тәгәрмәчле югала. Ләкин аны соңрак табып полициягә китерәләр. 

Чаллы табиблары инде берничә көн рәттән 31 яшьлек ирнең тормышы өчен көрәшә.

 "Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, ул электр скутерыннан егылып төшә һзм авыл хәлдә хастаханәгә китерелә.

Чаллының Тынычлык проспекты буенча сәяхәт менә шулай фаҗига белән тәмамлана. Чаллылы югары тизлектәге электр самокаты белән идарәне югалта, аннан егылып төшә һәм шуның аркасында баш миенә җәрәхәт килә.

Шәһәр буйлап сәяхәте аянычлы тәмамлана. Кызганычка каршы, күпләр травматологларның киңәшләрен санга сукмый, югыйсә, алар тизлек сөючеләрне үзләрен саклауларын һәм саклагыч шлемнар киюләрен сорыйлар.

Чаллы Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт урыныннан могҗизалы рәвештә электр самокаты югала. Әмма соңрак аны табып полиция бүлегенә китерәләр. Электр самокатының бәясе 98 мең сум.  Хәзер аның хуҗасының тизрәк савыгуына өметләнергә кала.

    
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading