16+

Электросамокат һәм велосипедларда йөрү вакытлыча тыела

Казанда кикшеринг компанияләренең электр самокатлары һәм велосипедлары парковкасын һәм хәрәкәтен тыячаклар.

Казанда кикшеринг компанияләренең электр самокатлары һәм велосипедлары парковкасын һәм хәрәкәтен тыячаклар.

Чикләү 18 һәм 19 майда – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форум уздырылган көннәрдә гамәлдә булачак, дип яза kzn.ru.

Тыю Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе тәкъдиме буенча кертелә. Ул форум уздырылачак урыннарга кагылачак. Әлеге участокларда электр самокатларында һәм велосипедларда хәрәкәт автомат рәвештә ябылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, форум дөньяның 80 иленнән 11 мең вәкилне берләштерәчәк. Аны уздыру бөтен ил күләмендә зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading