16+

Элвин Грей: "Шәһәрдән йөрәгемдәге авырту белән китәм..."

Җырчының концертын өзгәннәр.

Җырчының концертын өзгәннәр.

Җырчы Элвин Грейның Әлмәттә Нефтьчеләр көнендәге чыгышын өзгәннәр. Шул сәбәпле, ул тамашачыларыннан гафу үтенгән. 

Җырчының социаль челтәрдәге аңлатмасына караганда, аның 1 сәгатьлек чыгышын башта 30 минутка кадәр кыскартып, җанлы төркем белән җырлауны тыйганнар. Концерт башланырга 15 минут кала Элвин Грейга музыкантлары белән бергә сәгать дәвамында 14 җыр башкарырга рөхсәт ителә.  

"Шәһәрдән йөрәгемдәге авырту һәм ике тискәре исем белән китәм. Концерт тәмамланырга 9 минут кала безгә янап һәм сүгенеп, концертны өзделәр. 20 ел сәхнәдә булып, тамашачыларга мондый мөнәсәбәтне беренче күрүем", - ди ул. 

Җырчының чыгышын караучылар да: "Сиңа нәрсәдер булганы сизелә иде", "Лия Шәмсина белән Артурга бөтен җырларын җырларга бирмәделәр" дип борчуларын белдергән. 

Элвин Грей исә Әлмәттә зур хәйрия концерты уздырырга һәм тамашачысы белән барлык җырларны да кушылып җырларга вәгъдә биргән. 

"Татнефть" шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бик зур масштабтагы һәм техник яктан тәэмин ителгән бәйрәм оештырган иде. Бу онытылмый торган һәм дәрәҗәле бәйрәм булды. Әмма ике чебен бик яхшы мраморлы ит кисәген бозды",- ди Радик.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading