16+

"Җеннәрне куып чыгарам", дип үзенең кечкенә кызын тереләй яндырып үтергән

Алтай краенда яшь ярымлык сабыйны үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Алтай краенда яшь ярымлык сабыйны үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Кызчыкны үз әнисе тереләй килеш яндырып үтергән.

Фаҗига 20 февральдә Совет районының Урожайное авылында булган. "Московский Комсомолец" хәбәр иткәнчә, әни кеше яшь ярымлык баласы өстенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Сабый фаҗига урынында үлә. Хатынның тагын бер баласы, сигез яшьлек улы моны карап тора.

РЕН ТВ мәгълүматлары буенча, тикшерүчеләр сорау алганда хатын үз гамәлләрен кызыннан "җеннәрне куып чыгарам" дип аңлаткан.

Билгеле булганча, гаилә имин булмаган дип исәптә тора, бу елның гыйнварында хатын-кыз ата-ана хокукларыннан чикләнгән. Коточкыч вәхшилектә шикләнелүче хатынның тагын ике балигъ булмаган баласы бар.

Әни кешегә карата "аеруча вәхшилек белән кечкенә баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading