16+

Эш эзләргә яки эш урынын үзгәртергә теләүчеләр өчен

Казанлыларга Татарстан буенча Росреестр идарәсендә эш урыннары тәкъдим ителәчәк.

Казанлыларга Татарстан буенча Росреестр идарәсендә эш урыннары тәкъдим ителәчәк.

Кайнар линия 29 нчы сентябрьдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Татарстан буенча Росреестр идарәсе һәм ТР Роскадастр ведомстволарга эшкә урнашу турында кайнар линия үткәрәчәк. Казанлылар ачык вакансияләр, эш эзләүчеләргә таләпләр һәм эш шартлары турында белә алачак.

Кайнар линия 29 нчы сентябрьдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар +7(843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә. Иң популяр сорауларга җавапларны ТР буенча Росреестр идарәсенең рәсми ресурсларында бастырачаклар. 

Чара ведомствоның 15 еллыгына багышлана. Кайнар линия «Кадрлар потенциалы» ае кысаларында оештырылды, дип хәбәр итә Росреестрның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading