16+

Эшләми торган көннәр озайтылырга мөмкин

Роспотребнадзорда күп кенә россиялеләрне борчыган сорауга ачыклык керттеләр. Барлык төбәкләр дә эшләми торган көннәрне төрлечә башлады, ләкин аларның тәмамлану датасы бер - 7 ноябрь. Әмма аларның дәвамлылыгы үзгәрергә мөмкин дип белдерде белгечләр.

"Кабул ителгән чараларның тәэсире хәзер үк башланмаячак. Моның өчен вакыт кирәк, бер инкубациядән дә ким түгел, мөгаен, күп вакыт кирәк булачак. Шуңа бәйле рәвештә мөрәҗәгать итәсем килә: бу ял көннәрендә иң мөһиме - табибка баруны кичектермәскә", - дип билгеләде ведомство башлыгы Анна Попова.
Исегезгә төшерәбез, президент Владимир Путин авыручылар санын киметү өчен, ил буенча 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр игълан итте һәм төбәкләргә бу чорны озынайтырга хокук бирде. Кайбер төбәкләр "каникуллар"га иртәрәк китәргә карар кылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading