16+

Эшмәкәрләрне бушлай укыталар

Татарстанда эшмәкәрләр өчен махсус уку-укыту программасы эшли башлады.

Татарстанда эшмәкәрләр өчен махсус уку-укыту программасы эшли башлады.

Аны Икътисад министрлыгы белән берлектә Саклык банкы һәм Google компаниясе оештыра. "Бизнес класс" дип аталган әлеге программада инде җиде меңнән артык кеше теркәлергә өлгергән. Алар арасында чит төбәк эшмәкәрләре дә бар. Теркәлүчеләрнең 58 проценты эшмәкәрлек өлкәсенә әле яңа гына аяк баскан яшь белгечләр. 2193 эшмәкәр уку программасына инде керешкән. Тик Татарстанның кайбер районнарында бу хакта ишетмәүчеләр дә бар. "Бизнес класс" турында белгәннәр дә программага кушылырга ашыкмый. Лидерлар рәтендә Мөслим районы белән Казан шәһәрен генә атарга була. Бу мәсьәләдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та район башлыкларына кисәтү ясады:

- Нишләп аягүрә йоклыйсыз? Бөтен дөнья күләмендә алга киткән әзер программа бар. Ник эшмәкәрләр белән шөгыльләнмисез? Үзеннән-үзе бернәрсә дә булмый, яшьләрне укытырга, өйрәтергә кирәк, - диде ул һәм һәр районга бу мәсьәләдә активлык күрсәтергә йөкләде.

Программа алты айлык курсларны үз эченә ала, уку бушлай. Яшь белгечләр тәҗрибәле остазлардан интернет аша он-лайн, офф-лайн дәресләр алачак, курслар шәхси үсеш өчен дә файдалы булыр дип ышандыра оештыручылар. 15 июньнән "Бизнес-класс" укулары татарчага тәрҗемә ителер дип көтелә. Программага барлыгы 17 меңләп эшмәкәрне җәлеп итәргә җыеналар. Теләгән һәркем www.business-class.pro сайтында теркәлеп, укый ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading