Эсселәр дәвам итә: алдагы көннәргә һава торышы билгеле
Явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
Иртәгә, 8 августта, Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Төнлә һава температурасы +13.. +18 градус тәшкил итсә, көндез температура +27.. +32 градуска кадәр күтәреләчәк. Төбәкнең көнчыгышында көнбатышка караганда бераз салкынчарак булачак.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда температура фонының күтәрелүе (+34 градуска кадәр) дәвам итәчәк, дип яза Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар