16+

Этенә мирас итеп акча калдырган

Һиндстан миллионеры Ратан Тата овчаркасына һәм пешекчесенә мирас итеп 100 миллион доллар калдырган.

Һиндстан миллионеры Ратан Тата овчаркасына һәм пешекчесенә мирас итеп 100 миллион доллар калдырган.

Миллионер вафатыннан соң ике атна үткәч, Тата үзенең васыятендә беренче чиратта яраткан эте турында кайгыртуы ачыклана - ул әле биш ел элек кенә Тито кушаматлы немец овчаркасы сатып алган. Раджан Шоу исемле пешекчесенә шактый суммада акча калдырып, шуның хакына мәрхүм эткә хезмәт күрсәтүләрнең "чикләнмәгән" спектрын күрсәтүне сораган.

Шулай ук Тата васыятендә Гоа кушаматлы тагын бер этен дә телгә алган. Эшкуар этне шул ук исемдәге утрауга барганда сыендырган булган. Ратанны җирләгәндә бу этне махсус шуннан хәтле китерткәннәр.

Әйтергә кирәк, мәрхүм эшкуар хайваннар турында гына кайгыртмаган. Бизнес эшкуарның иң яхшы елларын тартып алганга һәм шуңа гаилә кора алмаганга күрә, ул хәйрия фондына меңләгән рупий корбан иткән. Аерым алганда, ярлылар башлаган стартапларны һәм яшьләр проектларын үстерүгә булышкан. 2022 елда вафатыннан соң бизнесменның хәйрия эшчәнлеген дәвам итәргә тиешле фонд оештыра.

20 ел дәвамында ул үз бизнесының табышын 50 тапкырга арттыра алган. Аның холдингына караган брендлар арасында автомобиль маркалары, кунакханәләр челтәре, авиакомпания, чәй бренды, металлургия компаниясе бар. Ратан Тата абыйсы Джимми Тата, шулай ук сеңелләре Ширин һәм Диана Джиджибхны да тәэмин итүне онытмаган. Шулай ук 100 миллион доллар күләмендә финанс ярдәмен пешекче Раджан Шоу да алачак. Һәм ул овчарканы да кайгыртырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading