Республикада өч миллион сайлаучы яши.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентына сайлауларга йомгак ясады. Аның сүзләренчә, кампания уңышлы узган.
- Без бүген шундый зур концерт белән сайлауларга нәтиҗә ясыйбыз. Сезгә хәбәр итәм, Тарстанда сайлау кампаниясе уңышлы узды, - дип белдерде Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы башлыгы искәрткәнчә, республикада өч миллионга якын сайлаучы яши. 18: 00 гә депутатлар өчен үз тавышларын 63,3% биргәннәр.
— Сез безгә хезмәт итәчәк яхшы депутатлар сайлагансыздыр дип уйлыйм, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар