16+

Фатирдагы мәет тәүлектән артык яткан...

Кичә кич Чаллы шәһәренең 24нче комплексындагы торак йортка ашыгыч ярдәм машинасын чакырганнар.

Кичә кич Чаллы шәһәренең 24нче комплексындагы торак йортка ашыгыч ярдәм машинасын чакырганнар.

Шундагы фатирларның берсендә бер ир-ат белән хатын-кыз чакырганнар икән табибларны. Аларның сүзләренә караганда, парлашып 52 яшьлек иптәшләренә кунакка кергән булганнар. Фатир ишеге ачык булуы үзе үк аларны шикләндергән. Фатирга кергәч исә идән дә ятучы иптәшләренең мәетен ачыклаганнар. Кызганыч, аңа инде табиблар ярдәм кирәк булмаган, хуҗа кеше үлгән була. Алай гына да түгел, фатирда мәет тәүлектән артык яткан дигән фаразлар бар. Нинди дә булса криминал эзе табылмаган. Үлем сәбәбен судмедэкспертлар ачыклаячак, дип яза "Челнинские известия".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading