16+

Федераль Сабантуйның баш батыры билгеле. Котлыйбыз!

«Бик көчле сабантуй, көчле көндәшләр. Аллаһ ярдәме белән җиңү безнең якта булды. Җиңү җиңел булмады», – диде ул мәйданнан төшкәч журналистларга.

«Бик көчле сабантуй, көчле көндәшләр. Аллаһ ярдәме белән җиңү безнең якта булды. Җиңү җиңел булмады», – диде ул мәйданнан төшкәч журналистларга.

Кемеровода узган Федераль Сабан туенда Татарстан егете Радик Сәлахов батыр калды. Абсолют батырга ул Турал Азимов белән көрәште.

«Тугызынчы машина бу минем. Бик көчле сабантуй, көчле көндәшләр. Аллаһ ярдәме белән җиңү безнең якта булды. Җиңү җиңел булмады», – диде ул мәйданнан төшкәч журналистларга.

Федераль Сабан туе батырына «Лада» автомобиле һәм 57 мең сум акча, әлбәттә, тәкә бирелә. Батырга ачкычларны Кемерово өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Илья Середюк һәм Лениногрск районы башлыгы Рәгать Хөснетдинов тапшырды. 

Радик Сәлахов - 2023 елгы дөнья чемпионы, Россия чемпионы. Тумышы белән Зәй районыннан. Лаеш районы данын яклап көрәшә.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading