16+

Фестиваль чүп-чардан да арындырачак

9 гыйнвар көнне Казанда экологик тормыш фестивале уза.

9 гыйнвар көнне Казанда экологик тормыш фестивале уза.

Анда катнашучыларны мавыктыргыч мастер-класслар, эколекторияләр, фотокүргәзмә, кинофильмнар көтә. Бу көнне макулатура һәм үзеңә кирәкмәгән әйберләрне тапшырырга мөмкин. Оештыручылар ит ашамаучылар һәм ризыкны пешерми генә ашаучылар хакында сөйләргә вәгъдә итә. Биредә термик эшкәртү узмаган ризыклар белән сыйланырга мөмкин булачак. Фестиваль «Дом вне времени» да (арт-пространство) 9 гыйнвар көнне 12.00 дән 19.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading