16+

Фестиваль ярдәмендә тамашачы дөньяга башка күз белән карый алачак

27 августта Казанда «Слэм» Бөтенроссия заманча шигърият фестивале узачак. Тамашачылар төрле юнәлешләр белән танышачаклар һәм заманча шигърияттә кемнәр барлыгын беләчәкләр. Теркәлү өчен poetry-slam.ru сайтына керергә кирәк.

27 августта Казанда «Слэм» Бөтенроссия заманча шигърият фестивале узачак. Тамашачылар төрле юнәлешләр белән танышачаклар һәм заманча шигърияттә кемнәр барлыгын беләчәкләр. Теркәлү өчен poetry-slam.ru сайтына керергә кирәк.

Фестивальнең максаты – тамашачыга шигъриятнең нинди формалары һәм тармаклары булуын күрсәтү, аның аңын киңәйтү һәм чыгыш ясаучы артистлар мисалында шигъриятнең ни дәрәҗәдә төрле булырга мөмкин икәнлеген җиткерү.

Фестиваль программасы көндезге һәм кичке өлешләргә бүленгән: Черек күлдә әдәби кибет, китап свобы, әдәби лекторий, шулай ук балалар өчен шигырь уку бәйгесе узачак. Кичкә таба “Другое слово” шигъри спектакле күрсәтеләчәк, бөтен Россиядән иң яхшы заманча шагыйрьләр, музыкант Сережа Драгни чыгыш ясаячак һәм шигъри перфоманс булачак.

“Без тамашачыга шигъриятнең әдәби дәреслекләрдә күрергә күнеккәненнән аерылырга мөмкин икәнлеген күрсәтергә телибез. Үз программабызны кыска гына вакыт эчендә тамашачыны төрле шигъри юнәлешләргә чумдырырлык һәм стереотиплардан азат итәрлек итеп төзедек. Шулай итеп, тамашачы дөньяга башка күз белән карый һәм элек тоймаган урыннарда шигъриятне күрә алачак”, – дип билгеләп үтә “Слэм” продюсеры Регина Әхмәтова.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading