16+

Февраль аенда Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Айлык явым-төшем климат нормасыннан тайпылмас дип көтелә.

Февраль аенда Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Айлык явым-төшем климат нормасыннан тайпылмас дип көтелә.

Февральдә Татарстан территориясендә һава шартлары климат нормасына туры киләчәк диярлек. Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә.

Аерым алганда, айлык уртача һава температурасы климат нормасы чамасында көтелә. Республика буенча ул -10,7 градус булачак, ә Казанда бер градуска югарырак, ягъни -9,7 градус тәшкил итәчәк.

Айлык явым-төшем дә климат нормасыннан тайпылмас дип көтелә. Татарстанда ул 26 миллиметр тәшкил итә, Казанда 37 миллиметр.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading