Пенсионерга шалтыратучы ханым үзен поликлиника хезмәткәре дип таныштыра.
Ул ватс ап аша Казанда яшәүче 69 яшьлек ир-ат белән элемтәгә керә һәм флюорография узарга тәкъдим итә. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның өйрәтеп торуы белән ир-ат телефонында урнаштырылган банк кушымтасына керә, шуннан соң телефон экраны 30 минутка сүнеп китә. Бу вакыт эчендә элемтәдә калган мошенник аның исәп-хисап счетына керү мөмкинлеге ала һәм ир-атның картасыннан 330 мең сум акча урлый.
Полиция урлау факты буенча тикшерү үткәрә, җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар