16+

Фәрит Мөхәммәтшин академик Валерий Чарушинга Марковников исемендәге Халыкара премия тапшырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия галиме, Россия Фәннәр академиясе академигы Валерий Чарушинга органик химия өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Владимир Марковников исемендәге Халыкара премия тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин академик Валерий Чарушинга Марковников исемендәге Халыкара премия тапшырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия галиме, Россия Фәннәр академиясе академигы Валерий Чарушинга органик химия өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Владимир Марковников исемендәге Халыкара премия тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узды.
Татарстанның мөхтәрәм фән эшлеклеләрен Татарстан Президенты, парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин дөньякүләм танылган Казан химия мәктәбенең фән тарихына зур өлеш кертүен билгеләп үтте. "Әлеге бүләкнең Татарстанда, көчле фәнни мәктәбе, күп тармаклы икътисады,  югары сәнәгать потенциалы булган республикада бирелүе очраклы түгел, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Безнең республика дистәләгән мең белгеч эшли торган эре химия үзәге буларак бөтен дөньяга билгеле. Татарстанның сәнәгать җитештерүе күләменең 68%ын нефть-газ химиясе комплексы тәшкил итә. Татарстанда илнең 28 алдынгы нефть химиясе предприятиесе урнашкан», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин күренекле галимнәрнең, танылган Казан фәнни мәктәпләре вәкилләренең истәлеген мәңгеләштерү зарурлыгын билгеләп үтте. Алар арасында танылган рус химигы Владимир Марковников та бар. Ул тантананың төп кунагы В.В.Марковников исемендәге Халыкара премия лауреаты Валерий Чарушинга рәхмәт белдерде. "Миңа бу премияне бөтен дөньяда танылган галимгә, Россия Фәннәр академиясе академигына, Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең органик синтез институтының төп фәнни хезмәткәре Чарушин Валерий Николаевичка тапшыру бәхете насыйп булды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – 60 тан артык патент иясе, вируска каршы һәм шешкә каршы препаратлар алу өчен органик синтез методологияләрен һәм технологияләрен булдыруда зур өлеш керткән шәхес».
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республиканың фәнни җәмәгатьчелегенә импортны алыштыру өлкәсендә яңа технологияләр эшләүне  активлаштыру зарурлыгын әйтеп мөрәҗәгать итте.
Республика җитәкчелеге, ТР Фәннәр академиясе адресына рәхмәт сүзләре белән Халыкара премия лауреаты Валерий Чарушин чыгыш ясады. «Минем өчен монда Марковников исемендәге халыкара премияне алу – зур дәрәҗә, чөнки без, галимнәр, бөек галим Александр Бутлеров төзегән Казан химия мәктәбенә тирән хөрмәт белән карыйбыз", - диде ул».
В.В. Марковников исемендәге халыкара премия 2020 елда «Татарстанда химия фәнен алга таба үстерү, галимнәрне күренекле фәнни хезмәтләре, органик химия өлкәсендә уйлап табулар һәм ачышлар өчен бүләкләү» максатларында Татарстан Республикасы Президенты Указы белән гамәлгә куелды. Премия танылган органик-химик, Казан химия мәктәбенең күренекле вәкиле Владимир Марковников хөрмәтенә аталган, аны тапшыру ике елга бер тапкыр уздырыла.
Халыкара премиягә дәгъва кылучыларны дәүләт хакимияте органнары, Россия, чит ил һәм халыкара фәнни оешмалар, югары уку йортлары тәкъдим итә ала. 
Исегезгә төшерәбез, В.В.Марковников исемендәге халыкара премиянең беренче лауреаты – Казан галиме, Россия Фәннәр академиясе академигы, Казан федераль университетының атказанган профессоры Александр Коновалов. 
Тантаналы чарада сәламләү сүзләре белән ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, КФУның беренче проректоры Дмитрий Таюрский һәм башкалар чыгыш ясады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading