16+

Фәрит Мөхәммәтшин Путин чыгышына мөнәсәбәтен белдерде

Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын бу катлаулы вакытта Россия Президенты Владимир Путин тирәсендә берләшергә чакырды. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан халкы, республика җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары ил Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция үткәрү турындагы үзвакытлы карарын хуплый», – диде Мөхәммәтшин.

Татарстан халыклар Ассамблеясе Советы рәисе билгеләп үткәнчә, бүген милли бердәмлек бик тә мөһим, һәм Россия – үз гражданнарын яклый торган тыныч дәүләт.

«Нинди генә милли һәм конфессия аермаларына карамастан, без бик зур дәүләтебез башлыгына хөрмәт һәм абруе Россия Федерациясенең барлык субъектлары тарафыннан хуплансын өчен барысын да эшләячәкбез. Без бу мәсьәләдә бердәм», – дип тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading