Казанда яшәүче Галия Фролкина үзенең бердәнбер бер бүлмәле фатирын "Вакф" фондына васыять иткән. Пенсия яшендәге хатын-кыз үтенече буенча, аның үлеменнән соң, торак сатудан кергән акча Татарстанда мәчет төзелеше өчен тотылачак.
- Татарстанның «Вакф" фонды үз эшчәнлеген Татарстан мөселманнары диния нәзарәте күзәтүе астында алып бара һәм бернинди дә астыртын эшләргә юл куймый. Галия Фролкинаның васыятендәге бөтен шартлар да Россия кануннарына туры китереп башкарылачак,- дип ачыклык керткән Фондның генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. - Галия ханымның гамәлләре - барлык мөселманнарга үрнәк һәм нәсыйхәт. Аллаһы Тәгаләгә үз йөрәге аша мәхәббәт саклап, әлеге сөйкемле ханым Аллаһ ризалыгы өчен изге гамәл кылырга - сәдака бирү генә түгел, ә мәчет төзелешенә ярдәм итәргә көч тапты.
Сүз уңаеннан: Галия апа 2009 елда Түбән Новгород өлкәсе Бор шәһәрендәге Ихсан мәчете төзелеше өчен 400 мең сум акча күчергән булган инде.
Комментарийлар