16+

Герой-фронтовик Борис Кузнецов: "Тавыш бирә алуым белән бәхетлемен"

Бөек Ватан сугышы Герое, фронтовик Борис Кузнецов менә инде 30 елдан артык Достоевский урамындагы 96нчы гимназия бинасында урнашкан сайлау участогында тавыш бирә.

Бөек Ватан сугышы Герое, фронтовик Борис Кузнецов менә инде 30 елдан артык Достоевский урамындагы 96нчы гимназия бинасында урнашкан сайлау участогында тавыш бирә.

Актив җәмәгать эшлеклесе Борис әфәнде бүген дә иртәдән үк сайлауларга барган. Аны участокта чәчәкләр белән каршы алганнар.

- Быелгы сайлаулар Россия өчен мөһим мәгънәгә ия. Чөнки без яңа депутатларны сайлыйбыз. Кандидатлар арасында яшьләр күп. Алар кабул иткән һәр карар безнең илдә уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанам. Мин исә Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, бүген үзем теләгән депутат өчен тавыш бирә алуым белән бәхетле, - ди Борис Кузнецов.



Ветеран бөтен кешене дә сайлауларга барырга өнди. "Аеруча яшьләр бу вакыйгага битараф булмаска тиеш. Алар үзләренең киләчәген билгелиләр", - ди Борис Кузнецов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading