16+

Гүзәлия: "Сюселдап" сөйләшүчеләрдән куркырга кирәк"

Кайбер кешеләр белән аралашырга өйрәнә алмадым, ди җырчы һәм көйләр авторы Гүзәлия.

Кайбер кешеләр белән аралашырга өйрәнә алмадым, ди җырчы һәм көйләр авторы Гүзәлия.

Танылган җырчы, җырлар авторы, продюсер Гүзәлия кайбер кешеләр бик оста манипуляторлар була, дигән фикердә. 

"Минем яшем бар , сер түгел.Эшем буенча бик күп кеше белән аралашырга туры килә. Тәҗрибәм дә бар.  Ләкин менә кайбер кешеләр белән аралашырга өйрәнә алмадым. Аңларга да тырышып карыйм,  аңлап бетерерлек түгел. Ничек бар шулай кабул итәм дә,  үземә зыяны килә. Шундый оста манипуляторлар бар арада, "актерлар ", алары гел образда. Якын тирәдәге кешеләре дә белми аларның чын йөзләрен. Күз алдыгызга китерегез: гомер буе роль уйнап яшәү... Бөтен нәрсәне , бөтен кешеләрне  контрольда тотырга нинди баш кирәк? Тоталь контроль.Манипуляция. Мин үзем ялагайлана белмим, нәрсә уйлыйм шуны сөйлим , яисә дәшмим.  Дөрес бераз йомшаграк та булырга кирәктер ул, тик күңелдә әшәкелек юк минем, Аллага шөкер. Әбием әйтә иде миңа , татлы телле, "сюселдап" сөйләшүчеләрдән куркырга кирәк дип. Акырып йөргән кеше зыянсыз була дия иде. Менә шул хәтле дөрес бит! Сезнең шундый кешеләр бармы тирәгездә?",- дип кызыксына автор-башкаручы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading