Файдасы булсын өчен, мунчага дөрес итеп керә белергә кирәк, ди пар остасы Лилия Гарипова.
Профессиональ мунчачы булу өстенә әле ул фитотерапия белән дә кызыксына. Табигый сабын, шампуньнар да ясый.
Тумышы белән Лилия Кукмара районының Битләнгур авылыннан. Хәзерге вакытта Кукмара шәһәрендә яши. Өч ул үстерә.
– Урман безнең бакча башында гына иде. Табигатькә якын булуым шуннандыр. Үләннәр белән кызыксынып китеп, табигый косметика ясарга керештем. Аннары шуңа үзеннән-үзе мунчачы булу идеясе килеп кушылды. Мунчаны үзем кечкенәдән яратам. Икешәр сәгать керә ала идем. Бу ике шөгыль бер-берен тулыландырып тора. Клиентлардан яхшы кайтавазлар килеп торгач, үземнең дөрес юлдан баруымны аңладым, – дип башлады ул сүзен. – Бүгенге көндә дөрес итеп, бөтен тәмен белеп мунча керү бик популяр. Бер караганда, мунча авылда яшәүчеләрнең дә, шәһәрдә үз йортлары белән торучыларның да бар инде ул. Әмма дөрес мунча ул 90 градуска кадәр кызганы түгел. Мин кешене башта әкрен генә җылытам. Чабындырганда имән себеркесен генә кулланам. Сүз дә юк, каен себеркесе дә әйбәт. Кемгә кайсы ошый, шунысын куллана ала. Парны тәнгә җиңел төшерү өчен мин имәннекен файдаланам. Ә инде хуш исе турында әйткән дә юк.
Лилиянең әйтүенчә, мунчада иң мөһиме себеркене дөрес итеп әзерләү. Гадәттә без аны кайнар суга салып пешерәбез. “Алай эшләгәндә себеркенең бөтен файдалы элементлары суга чыга. Себеркенең үзендә калмый дисәң дә була, имәннеке бигрэк тә, чөнки ул эфир майларына бай, эфир эссе суга бик жиңел чыгып бетә. Шуңа аны йә 15-20 минутка салкын суга батырып куясы, яки җылы су белән юдырып алып, пакетка тыгып, ләүкәгә куеп торасы. Ике вариант та дөрес. Мин үзем салкын суга башта яфрак өлешен тыгам, аннары әйләндереп ботаклы ягын батырам. Су әкренләп себеркегә җан бирә. Себерке белән дөрес чабынуның да бик күп төрле үзенчәлекләрен белү мөһим. Тәннең кайсы өлешенә күбрәк җылы төшерергә кирәк, кая киресенчә ярамый, моны белү шарт. Мин үзем төрле поофессионалларда белем алам. Чемпионатларда да катнашам. Кировта, Казанда өченче урыннар алдым”, – дип сөйли пар остасы.
Мунчада үзе ясаган косметиканы куллана. Үләннәрне дә үзе җыеп киптерә. “Мунчада кулланыла торган һәр үлән кешегә дәва бирә. Лаванда тынычландыра, безгә таныш булган бөтнек, ис өчен кулланганда, киресенчә куәт бирә. Бөтнекнең шундый сере бар аның: эчкәндә тынычландыра, ароматерапиядә кулланганда – киресенчә. Әрем, ак чыршы бик яратып кулланыла мунчада. Ләкин аларны бик чама белән генә файдаланырга кирәк. Әрем – бик аллерген үлән. Ак чыршы кан басымына тәэсир итә. Шулай ук себеркенең дөрес итеп җыелган булуы да мөһим. Күп кеше, нишләп мунчадан соң баш авырта, дип сорый. Мунчада кислород әз. Шуңа аның һавасын гел алмаштырып торырга кирәк. Күбрәк чыгып ял итегез. Мунчаның үзендә тәрәзә булса бик шәп инде. Элеккеге мунчалар көне буе ягылып, томалап әзерләнә иде. Андый мунчаның жылысын саклар өчен ишекне яп, дип кенә кычкырып торырлар иде. Хәзерге мунчалар андый түгел, иң мөһиме ташың кызган булсын, кирәк температураны пар белән бер минутта бирә аласың. Шуңа ишек, тәрәзә ачарга куркасы түгел”, – дип киңәшләрен бирә Лилия.
Мунча кертүдән тыш спа-процедуралар да үткәрә. Әле тагын кунакларны пичтә пешкән коймак белән каршы ала. Теләүчеләрне урманга да алып чыгып китә.
“Урман кешенең күңелен тынычландыра. Бүгенге көндә кеше гел стресс халәтендә, мәгълүмат ташкынында яшибез, каядыр гел чабабыз. Ә мунча белән табигать кешене үз халәтенә кайтара. Яңа туган кешедәй буласың. Дөрес итеп мунча керегез, табигатькә якынаегыз. Бөтен дәва аяк астында, шуны күрә белсәк иде”, – ди мунчачы.
Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар