16+

«Рәнҗеш галәмәте»: явызлык кире әйләнеп кайта

“Нечкә күңел белән яшәүчегә тормышта җиңел түгел. Кайсы-берсен бармак аша уздыр, күрми кал”, – дип киңәш бирә иде әбием.

«Рәнҗеш галәмәте»: явызлык кире әйләнеп кайта

“Нечкә күңел белән яшәүчегә тормышта җиңел түгел. Кайсы-берсен бармак аша уздыр, күрми кал”, – дип киңәш бирә иде әбием.

– Ничек туган, шулай яшим. Әй, туң йөрәкле булып булмый ла, - дип җаваплый идем мин.
Чыннан да уйланырга, борчылырга, гыйбрәт алырга сәбәпләр туып кына тора. 

Ял арасында өйдә тәртип урнаштырырга булдым. Чират – китап шкафына җитте. Арада кисеп җыеп куйган газета кисәкләре дә, журналлар да бар. Һәрберсен кулым аша үткәрдем. Алып куелган икән, димәк, анда ниндидер мөһим әйбер бар. Кулыма ”Үрдәк каргышы” дигән хикәя килеп эләкте. Минем аны тетрәнеп укыганым искә төште. Якыннарыма да, дусларыма да, җай чыккан саен өлкәнрәк буын кешеләренә дә гыйбрәт итеп сөйләгән идем. Классташлар: “Елап та җибәр инде”, - дип үртәгәннәр иде әле. Хикәя эчтәлегенә охшаш хәл авыл малайлары белән дә була. Камышлы күл тирәсендә уйнап йөрүче малайлар кыр үрдәге оясына тап булалар. Араларыннан берсе, озак уйлап тормыйча, оядагы күкәйләрне бер-бер артлы суга ата башлый. Иптәшләренең кисәтүе башына барып җиткәндә, оядагы алты күкәйнең бишесен суга ташлап өлгергән була инде...

Бер карасаң балалык шуклыгы гына. Ата үрдәкнең аваз биреп оя тирәсендә бөтерелүе кечкенә чакта әллә ни игътибарга алынмаган. Ана үрдәкнең дә йөгереп кайтып йомыркалар өстенә утыруын күз алдына китермәгән. Шул ук вакытта туачак ничә нәни үрдәкнең гомерен чикләгән бит ул. Бу хакта да уйлый белмәгән. 
Бер төркем малайлар арасында бер кыз бала да була. Урамда башка кызлар булмагач, ул гел малайлар арасында уйный. Су буена да малайларга ияреп килгән. Хәтта үрдәкне кызганып елаганы да истә. Үзем берәм-берәм китаплар тезәм, үзем ерак хатирәләрне барлыйм. 

Малайларның башкалары өчен бу вакыйга шуның белән онытылгандыр да, тик теге шук малайга үсеп буйга җиткәч, гаилә коргач күңелсезлекләр белән еш очрашырга туры килә. Үзе генә сәбәпләрен уйлый белмидер. Бәлки бу турыда бөтенләй оныткандыр. Аның балалары туып,  үсә торалар, су белән бәйле рәвештә гомерләре өзелә бара. Биш  балаларын җирлиләр алар, тик берсе генә гомерле була. Балачактагы шуклыгы өчен әти кешегә менә шулай, бик кыйммәт түләргә туры килә кебек. Бәлки очраклы тәнгәллектер бу. Шулай да уйландыра...

Күптән түгел, шуңа охшаш бер гыйбрәтле вакыйганы миңа Ташкент якларыннан кайтып, вак-төякләр сатып көн итүче Гөлчәһрә апа сөйләп китте. 
Бу вакыйга да онытыла торган түгел. Алар күршесендә карт әбисе һәм сырхау әнисе белән Али кушаматлы бер ятим бала яшәгән. Әнисе дә үлеп киткәч, малай шәфкатьле кешеләр ярдәмен тоеп, йорт саен кереп тамак туйдырып җан асраган. Бервакыт шул бала, тамагы да ач булгандыр, кызыккандыр да инде, хәлле тормышта яшәп ятучы берәүләрнең бакчасына алма алырга керә. Гөнаһ шомлыгына, чыгып килгәндә хуҗаның Мөбарәк исемле улы күреп ала. Аның гайрәтле егет чагы була, шул биш яше дә тулмаган үксез баланы кыйнап кына калмый, кулларына, тәненә кайнар тәмәке төпчекләре басып та җәфалый. Бүтән эзең дә булмас, ә башкаларга сабак булыр, янәсе. 

Гөлчәһрә апа ачыргаланып кычкырган тавыш ишетеп йөгереп чыкканда, Мөбарәк сүзе белән әйтсәк, бала “тиешлесен” алган була инде. Авыру әбисенә һәм үзенә диеп алган берничә алма өчен! Бакча тулы тәгәрәп, череп, әрәм булып ятучы алмалар бишкә кимегән бит. 

Бала чынлап та, башка бу якка хәтта уйнарга да чыкмый. Үзләре сузган очракта да, алмаларын да алмас иде. Шулкадәр үзәгенә үткән. Ир күршеләренә баланы кызык итүе турында горурланып, көлә-көлә сөйләвен дә тыңлап торучылар булган. Тик, соңыннан көлгән кеше генә көлүче дип атала, диләр бит. Түш киереп озак йөри алмаган ул, сырхауларга бирешкән. 

Шушы хәлдән соң Али озак авырый. Төннәрен саташып куркып уяна торган була. Әбисе янына килеп йөрүче карчыклар, үзләренчә өшкереп, догалар белән баланы аякка бастыралар, тик ул тотлыга торган булып кала. Тотлыгудан дәвалау өчен тагын бер әбигә бара. 

Баланың хәзерге вакыттагы язмышы билгеле түгел. Аны әбисе вафат булганнан соң, якын бер туганнары алып киткән. Ә менә Мөбарәкне үксез бала каргышы гомере буе озата барган. Аны да авылда бер гыйбрәт итеп сөйлиләр. Шактый еллар узгач та, телдән-телгә йөри бу гыйбарә. 

– Ул үз тормышын алып барды, бер-бер артлы җиде балалары булды. Бүгенге көндә алтысы исән-сау, тик барысы да тотлыгалар. Күбесендә тотлыгуның авыр формасы. Алай гына да түгел, ир балаларының тәннәрен төзәлми торган сәер таплар басып интектерә. Табиблар да, им-томчылар да ярдәм итә алмый, - дип сөйлиләр. 

”Рәнҗеш галәмәте!” менә шундый була. Балалар хәсрәтеннән, җанына сарылган ачы үкенү хисеннән Мөбарәк бик бетерешә, вакытсыз гүр иясе була. Шулай да гаебен тану, гафу үтенү башына да килми. Һәр кеше үзен әйбәт дип белә бит. Гаепне кешедән эзли. Мөбарәк тә шундыйлардан. 

Авыл апаларының: ”Борынгылар, кызым, каргышны җиде буынга җитә дигәннәр. Әлеге нәселнең киләчәк буыннары ни күрер, каргыш аларны да эзәрлекләмәсме?” - дигән сүзләре искә төшсә, тәннәр чемердәп куя.

Терсәк якын, тик тешләп булмый. Үкенүдән дә файда юк. Кеше күңелен яралаудан, каргыш-рәнҗешләрдән сак булып яши алсак иде.
Кайвакыт кеше күңелен яралавыбызны, рәнҗетүебезне, нинди сүз әйтүебезне аңлап та бетермибез. Кеше күңелендә ул озак саклана. Авыздан чыккан һәр сүзгә үзебез хуҗа булып, кылынган бар гамәлгә аек акыл белән карау кирәк шул.

Мондый гыйбрәтле хәлләргә бармак аша карап булмый. Нечкә күңелләр тагын да нечкәрә ул чакларда. 

Л. Искәндәрова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading