16+

Халык санын алуда катнашмаучыларны штраф көтә

Росстатның "Бөтенроссия халык санын алу" турындагы законга төзәтмәләр кертергә җыенуы хакында хәбәр итә "Коммерсантъ".

Росстатның "Бөтенроссия халык санын алу" турындагы законга төзәтмәләр кертергә җыенуы хакында хәбәр итә "Коммерсантъ".

Аның нигезендә, бөтен кеше дә халык санын алуда катнашырга тиеш. Сан алу аноним булудан да туктаячак, чөнки паспорт һәм СНИЛС мәгүлүматларын да бирергә туры киләчәк. Моны исә үз чиратында төгәл информация алу өчен шулай эшләргә җыеналар.

Халык санын алуда россиялеләр интернет аша канаша алачак. Сан алуда катнашырга теләмәүчеләр һәм үзе турында тиешле мәгълүматны тулысынча бирмәүчеләрне штрафка тартачаклар, ул 100-300 сум тирәсе була.

Узган атнада Росстат тарафыннан тәкъдим ителгән закон проекты хөкүмәтең законнар кабул итү комиссиясе тарафыннан хуплау тапкан.

Россиядә киләсе халык санын алу 2020 елда булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading