16+

Язгы мәшәкатьләр: кемнәр ниләр эшли?

Газета укучыларыбызның хәлләрен сораштык.

Язгы мәшәкатьләр: кемнәр ниләр эшли?

Газета укучыларыбызның хәлләрен сораштык.

Көннәр инде шактый җылынды. Үткән атналардагы төнге салкынлык үз хезмәтен үтәргә өлгерде, карны берникадәрен “ялап” киметте. Калганы әнә язгы кояш хөкемендә. Елгаларга якын урнашкан түбәнлектәге авылларны су басармы дип тә курыккан идек, шөкер, ташу сулары зыян салыр кебек түгел.  Әле тынычланырга иртәрәк, алай да уяу булу хәерле. Язгы мәшәкатьләр баштан ашкан чакта, газета укучыларыбызның көн күрмеше белән кызыксындык. Кайсы өйдә нинди эш кайный икән?  

Фәнис Нигъматуллин, Кайбыч, Борындык:

– Әле менә зиратта басып торабыз, мәрхүм авылдашыбызга кабер казырга җыелыштык. Кыш буе да җирдә туң булмады, көрәк белән казыдык. Туң булмагач, быел су басмас дип өметләнәбез. Карлар да эреп бетеп бара инде, күзгә күренеп кими, ә менә елга өстенә су төшми әле. Узган ел да безнең авылны су басмады, шуңа баздагы бәрәңгенең дә чәчүлеккә дигәнен генә җылытырга чыгарган идек, быел да шулайрак булыр ахрысы. Көнлек карап торам – базга су төшми әле, югыйсә елга буеннан 9-10 адым гына ераклыкта яшибез. Ә менә авыл уртасында яшәүчеләрнең базларына су төшкән үзе, бәрәңгеләрен төнлә чыгарганнар, хәер алар урнашкан тирәлектә сазлык инде, су төшүе табигый, бәрәңгеләрен дә җәй уртасына җитәрәк кенә көчкә утырталар кайсыбер елларда. Күрше урамдагы бер гаиләнең дә баз төбендә су ялтырый икән диештеләр, кинәт җылытса, бәлки безнең базларга да су төшәр, кем белә, яз көне грунт сулары өскәрәк күтәрелә. Хәерлесе булсын. Язгы ташулар бер яктан куркытса да, безнең авыл халкы өчен күңелле, җанга якын күренеш. Элек һәр елны су баса иде, күршеләрнең җыйнаулашып иртә-кич су буенда сөйләшеп, хәл белешеп торуларын бүген сагынып сөйләргә генә калды.  

Светлана Каримова, Әлмәт, Кичучат:

– Кичуй дигән елга ага бездә, ләкин ул яраларыннан сирәк ташый. Мин аның коточкыч итеп ташыган чагын бер мәртәбә генә күргәнем бар, ташу сулары бик куркыныч ага чынлыкта. Урамда җылы булгач, өйгә керәсе дә килми. Узган атнада аккошларны каршы алдык. Авыл өстеннән 6 пар аккош очып үтте, астан гына канат ярдылар, әй матурлар да инде. Ә менә сыерчыкларны инде ике атна элек килделәр диләр, һаман да күргәнем юк әле.

Гөлнара Семахина, Яшел Үзән, Рус Әҗәлесе:

– Кыш буе билсез калып кар көрәдек, тау-тау өеп куйган идек, инде шуларны кире таратып куллар калмый. Башта ишегалдындагысын “бәргәләдек”, ишегалды кипкәч, аны да һаман суландырып, пычратасы килми. Кар көрәү бер хәрәкәт дибез дә, кар эше күпкә киткәч, саулыкка суга икән. Яз җитсә 2005, 2013 елгы су басулар кабатланмасын иде дип телим мин. Ул елларда да елгаларның “холкы” үзгәрмәде, урман сулары төшеп кенә эшне бозды. Быел да урмандагы кар сулары “шаярмаса” су басмас дип ышанам. Мин бик күп еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләдем, быел лаеклы ялга чыктым да, эштән киттем. Ләкин бер атна да ял итмәдем, терлек азыгы әзерли торган цехка эшкә урнаштым, йөк машиналарын үлчәп торам, эш сөйгәнгә эш язган, димен. Шәхси тормышымда мәшәкатьләрсез яшәсәм дә, авыл халкының уртак борчуы бар, ике ай элек кенә, өстән кушып, авылдагы чүп җыела торган 21 тимер бакны пластмасс контейнерларга алмаштырдылар. Ярый әле 10 сы тимер килеш калдырылган иде. Ләкин бит без ул пластмасс контейнерларны яхшырак булыр дип уйлаган идек, беренчедән, алар капкачлы, өстен ябып куйгач, сасы исләр дә килмәс, чүпләр дә алып киткәнче ябулы торыр дидек, икенчедән, тимер контейнерлар череп тә киләләр иде. Кирәк бит, ике атна элек кенә чүп җыя торган региональ операторыбыз алмашкан. Аларның машиналары пластмасс контейнерларны күтәреп бушату өчен көйләнмәгән икән, бары тик тимер контейнерлар өчен генә яраклы. Чүпне җыя торган машиналар атна саен киләләр, пластмасс контейнерларга карап торалар да, китеп баралар. Авыл халкы да аптырашта. Әлегә күбесе чүпне сараена, арт бакчасына җыеп барырга мәҗбүр, машина килгәч кенә төяп алып киләләр, тик аны да тәрәзә каршысыннан китмичә көтәргә кирәк, югыйсә күрмичә калулары бар. Әле бит авыл халкы арасында бу мәсьәләне аңлап та, безнең киңәшне тотмаучылары да шактый, алар я урам буенда калдырып китәләр, я чүплектә тулып ташыган пластмасс контейнерлар янына бәрәләр. Этләр киеп тә шул пакетларны пыран-заран китерәләр. Авыл өсте тәмам чүпкә әйләнде. Нишләргә дә белгән юк. Чүп җыя торган региональ операторны алмаштырганчы, ике як та эшне башкару шартларын нишләп алдан өйрәнмәделәр икән? Нигә дип өстәгеләрнең һәр ялгышын, битарафлыгын гади авыл кешесенең җилкәсе күтәрергә тиеш? 

Әлфия Нигъматуллина, Буа, Карлы:

– Язгы бакча эшләренә иртәрәк, әлегә “тоткынлыкта”, Кыр Тәүгелдесе авылында яшәүче 90 яшьлек әнием янына да кайта алмыйм, бу атнада оныклар карыйм. 3 оныгым бар, шуларга күз-колак булыйм дип, мин дә, кем әйтмешли, көннәр буе урамда йөрим. Өйдә рассада үстереп азапланмыйм, помидор да, борыч та чәчмим. Карават астында казым да басмый, нигә дип интегим, каршы як күршемдә бик уңган гаилә яши – Ләйсән белән Марат Хәмиевлар. Алар, беләсезме, ниләр генә үстереп сатмыйлар, ул чәчәкләрнең, помидор, кыяр, борыч, кәбестәләрнең нинди генә төрләре юк. Өйләрендәге рассадалар өч этаж! Моннан тыш инкубаторда чеби, каз, үрдәк, күркә бәбкәләре чыгара. Ләйсән тагын бер бәби тапты, җиде баласының олысы гына кияүдә, алты баласын да тәрбияли, иренә дә ярап яши, әле 7 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, ничек өлгерәдер ул хатын, шаккатам. Без яшьлектә өйдәге эш торып торса да, хөкүмәт эше дип җан аттык, алны-ялны белми чаптык, ә менә алар үзләренә эшли белә, яшәешләрен дә, тормышка карашларын да бик хуплыйм.

Гүзәл Салахова, Апас,  Югары Балтай: 

– Бакчаларда карлар бик күп иде, үз җае белән эриләр, тәрәзә төбендәге рассадалар да әкренләп үсәләр. Ә үзебез урак өстендә, сарык йонын ала башладык. 250 баш сарык асрыйбыз. Булышырга кеше чакырмыйбыз, ирем Марсель белән икәү җайлап кына эшлибез. Бер көнгә 22 сарыкны эшкәртеп була, ял арасында булышырга балалар да кайта. Безгә электр кайчылары да тәкъдим иткәннәр иде, килештермәсәк тә, бергә генә заказ бирдек үзе. Ул бит бик тиз тыгыла, чистартыр өчен дә күпме вакыт үтә, ә безгә вакытның һәр минуты кадерле. Сарык йонын кул кайчысы белән генә алабыз. Аннары тоякларын чистартабыз, яз-көз кортларга каршы салына торган уколларын, витаминнарын кадыйбыз, тәкәләрен, бәрәннәрен аерабыз. Кыскасы, сарык көтүенә ревизия ясап, тәртип салабыз. Тик язгы йонны, иң кызганычы, чүплеккә ташлыйбыз. Алучы юк. Итек басарга сораучылар бар барын, тик аларга чип-чиста йон кирәк. Ә безнекеләр бер утарда яшәгәч, чисталык буенча мактана алмыйбыз, ашаганда йоннарына печән чүбе дә коела. Итек басу белән шөгыльләнүче егетләрнең күргәзмәләрдә басып торган, һәр йоны тараулы, бик караулы сарыклар йоны белән генә эш итәселәре килә. Элеккеге авыл әбиләре безнең йонны да гөлләр итеп эшкәртерләр, бияләй-оекбашлар бәйләрләр иде. Корбанга чалдырган сарыкларның тиреләрен дә ташларга туры килә. Апаста җыя торган урын бар ди бугай, килограммын 30 сумнан сатып алалар икән дип ишеттем, барып кайтыр өчен күпме ягулык китә, ә тире акчасы шуны капларга да җитми. Халык читтән кергән синтетик киемнәргә тәмам ияләшеп җитте, ә үзебезнең шыгырдап торган, бик әйбәт тиреләр тирестә чери әнә. 

Албина Нуретдинова, Чистай, Дүрт Өйле:

– Юллар ачылса да, карлар шактый әле. Халык шаулаша башлады, шактый кешеләрнең базларындагы бәрәңгеләрне чыгарырга керештеләр. Безнең ул яктан күңел тыныч, бәрәңгене әниләр базына салган идек, аларныкына су төшми. Бакча эшләренә кадәр диеп аш-су бүлмәсен төзекләндердек, матурладык, тыштагы эшләр башлангач, өйдәгесенекенә кул тими. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading