Кызыклы бәя күрсәткәчләре яки мәгънәсез реклама листовкларына тап булсагыз, "Кулланучылар юморы калейдоскобы" бәйгесендә катнашыгыз.
Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе халык арасында шундый конкурс оештыра. Бәйгенең оештыру комитеты катнашучылардан кәгазь һәм электрон вариантта материаллар кабул итә: игъланнар, бәя күрсәткечләре, тамгалар, реклама буклетлары (аларның фото нөсхәләре), шулай ук "көлкеле" эчтәлектәге башка мәгълүматлар.
Интернеттан алынган материаллар конкурска кабул ителми. Конкурста 14 яшьтән зуррак булган татарстанлылар катнаша ала. Материалларны rpn.zppsmi@tatar.ru электрон почтасына яисә Казан шәһ., Большая Красная ур., 30, 15 каб. адресы буенча тапшырырга кирәк. Эшләр 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 238-41-93 телефоны аша белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар