16+

Иң зур пенсия кемнәргә тиешле?

Төрле категориядәге пенсионерларның пенсия күләме аерылырга мөмкин, өстәвенә шактый зур күләмдә.

Төрле категориядәге пенсионерларның пенсия күләме аерылырга мөмкин, өстәвенә шактый зур күләмдә.

 Мәсәлән, Ерак Төньяк районнарда яшәүчеләр лаеклы ялга чыкканнан соң иң югары түләүләр ала, дип сөйләгән "Прайм" агентлыгына Иҗтимагый палата әгъзасы, «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов. Шулай ук "күпьеллык намуслы хезмәте өчен пенсия" билгеләү дигән төшенчә дә бар. Ул федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә; хәрби хезмәткәрләргә; космонавтларга; очу-сынау составы хезмәткәрләренә түләнелә. 

"Бу категорияләрнең һәрберсе өчен өстәмә пенсия алуның аерым шартлары каралган. Мәсәлән, 2023 елда  федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең стажы ким дигәндә 18 ел һәм алты ай булырга тиеш", — дип төгәлләде эксперт.

Бу һөнәрләрнең һәрберсе өчен пенсия исәпләү тәртибе һәм түләү күләме бар. Федераль түрәләр өчен таләп ителгән хезмәт хакы күләме уртача айлык хезмәт хакының 45 процентын тәшкил итә. 
Виноградов сүзләренчә, 20 ел һәм аннан да күбрәк махсус стажы булган хәрбиләрнең хезмәт стажы өчен пенсия күләме акчалата тәэмин ителешнең 50 процентын тәшкил итә.

Юрист шулай ук хезмәт хакы күләменә билгеле бер лимит билгеләнүен, аннан соң пенсиядәге социаль түләүләр артмавын искәртте. Хәзерге вакытта бу чик якынча 110 мең сумга тигез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading