Мошенниклар корбаннарын банкоматлар һәм сәүдә үзәгендә петардаларны шартлатырга мәҗбүр итә
Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Россиянең башка шәһәрләрендә соңгы көннәрдә төрле учреждениеләргә - банк һәм почта бүлекчәләренә, күпфункцияле үзкәләргә "пиротехник" һөҗүмнәр дулкыны узды. Мәскәүдә генә дә дистәдән артык шундый очрак теркәлгән.
Тоткарланучылар бер үк сүзне кабатлый: аңа кичә генә ФСБ, МВД вәкилләре шалтыраткан һәм җинаятьчеләр хәзер үк аларның банк счетларыннан акча урларга омтылулары турында хәбәр иткән. Ягъни, нәкъ менә телефон мошенниклары корбаннары менә шундый адымга барган. Алданган гражданнарны шундый һөҗүмнәр ясарга өндәп, мошенниклар берьюлы берничә схема куллана икән. Кемгәдер ачыктан-ачык акчаңны кайтарасың килсә, менә шул гамәлләрне эшлә дип котыртып торалар. Башкаларга исә, бу бүлектә мошенниклар бар, шуңа җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә кирәк, дип алдыйлар. Ә мошенниклык корбаны исә хокук сакчыларына ярдәм итәм дип шундый адымга бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар