16+

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Иртәгә төнге сәгатьләрдә 0дән +5 градуска кадәр булачак, көньякта һәм көнчыгышта температура -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Иртәгә төнге сәгатьләрдә 0дән +5 градуска кадәр булачак, көньякта һәм көнчыгышта температура -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Көндез һава 17-22 градуска кадәр җылыначак.
Шимбә көнне һава торышына йогынты ясаган антициклон чигенәчәк. Бераз яңгыр һәм температура фонының түбәнәюе көтелә. Төнлә температура +5тән +10 градус кадәр, ә көньякта һәм көнчыгышта +3тән -2 градус чаклы булыр дип фаразлана, көндез 19 градустан да югары күтәрелмәячәк.
6 октябрьдә төнлә белән каьат яңгыр явачак, әмма көндез явым-төшем ихтималы кими. Тәүлекнең караңгы вакытында синоптиклар +4-9 градус, ә көндез +12-17 градусны фаразлыйлар.
Алдагы атнада һава торышы тотрыксыз булачак. Урыны белән, башлыча республиканың көнбатышында бераз яңгыр булырга мөмкин. 7 октябрьдә көндез термометр баганалары +13-18 градус күрсәтәчәк, сишәмбе көнне 15-20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading