16+

Яман шешкә каршы вакцинаның клиник сынаулары кайчан башланачак?

Россия галимнәре тарафыннан эшләнгән яман шешкә каршы вакцинаның клиник тикшеренүләре быелгы ел ахырында-киләсе ел башында ук башланырга мөмкин.

Россия галимнәре тарафыннан эшләнгән яман шешкә каршы вакцинаның клиник тикшеренүләре быелгы ел ахырында-киләсе ел башында ук башланырга мөмкин.

Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече-онкологы, радиология фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Каприн хәбәр итте.

Ул ачыклык керткәнчә, сүз ике типтагы вакцина булдыру турында бара. Аларның берсе хайваннарда сынауларны уңышлы узган (клиникага кадәрге тикшеренүләр), һәм хәзер сынауларның киләсе этабын - ирекле пациентлар катнашында клиник тикшеренүләрне үткәрүгә әзерлек бара.

"Дөньяда ике вектор буенча вакциналар (ракка каршы) булдыру бара. Берсе-патоген булмаган онколитик вируслар нигезендә вакциналар, алар төрле типтагы шешләр өчен азмы-күпме туры килә, алар индивидуаль сайлап алына", - дип сөйләгән ТАСС басмасына Каприн.

Бу "онколитик виротерапия" дигән ысул онколитик активлыкка ия патоген булмаган вируслар куллануга нигезләнгән: ягъни андый вируслар, яман шеш күзәнәгенә үтеп кереп, аның үсешен тоткарлый һәм юкка чыгаралар, ә сәламәт күзәнәкләргә "кагылмыйлар". Бу вируслар нигезендә препаратлар пациентка инде булган шеш процессын юкка чыгару өчен кертелә. Каприн сүзләренчә, хайваннарда бу вакцина үзен югары нәтиҗәле итеп күрсәткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading