16+

Яңа ел алды стрессын ничек җиңәргә?

Яңа ел алдыннан күп кешеләр начар йокы, борчылу, курку хисенә зарлана.

Яңа ел алдыннан күп кешеләр начар йокы, борчылу, курку хисенә зарлана.

Бу ел ахырына төгәлләнергә тиешле күп санлы эшләр белән бәйле булырга мөмкин, дип сөйләгән «Комсомольская Правда» басмасына психолог Максим Страхов.

"Декабрь дедлайннар белән узышка әйләнә. Без барысына да өлгерергә тырышабыз, иң мөһиме — тормыштан ямь табуны югалтабыз. Бу ыгы-зыгыда барысын да яхшы якка үзгәртә башлауның мәгънәсе күп. Гадидән башлагыз. Кәгазь битен алыгыз һәм киеренкелек тудырган бөтен нәрсәне язып алыгыз", - дип киңәш иткән эксперт.

Алга таба психолог исемлектән ашыгыч булмаган һәм мөһим булмаган эшләрне алып ташларга, шулай ук аларны башкаруны башка вакытта  күчерергә киңәш итә. Аның сүзләренчә, бу мәшәкатьләр исемлеген сизелерлек киметергә һәм психологик киеренкелек дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading