16+

Яңа елга нинди бүләк көтәсез?

Россиялеләрнең Яңа елга нинди бүләк көтүләрен ачыклаганнар.

Россиялеләрнең Яңа елга нинди бүләк көтүләрен ачыклаганнар.

Сораштырылучыларның 32 проценты бүләккә туристлык путевкасы алырга теләве билгеле булган. Шул ук вакытта 28 процент – концерт яки ниндидер чарага билетлар, ә 23 процент — гаджетлар бүләк итүләрен тели. Шул ук вакытта респондетларның 22 проценты өй өчен техникага, 20 проценты – кием-салымга һәм 19 проценты сертификатка сөенәчәк. Моннан тыш, сораштыруда катнашучыларның 17 проценты сыйфатлы косметика һәм парфюмерия, 15 проценты – иҗат өчен җыелмалар һәм 10 проценты – онлайн-укыту курсларыөчен рәхмәтле булачагын әйтә. Шулай ук россиялеләрнең 7 проценты – спорт аксессуарлары турында, биш проценты электрон китаплар һәм өстәл уеннары турында хыяллана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading