16+

Яңа канун һәлак булган хәрбиләрнең никахсыз хатыннарына кагылачак

Россия Федерация Советының беренче вице-премьеры Андрей Турчак: Дәүләт Думасына МХОда катнашучыларның гаиләләрен яклау турында закон проекты кертелде.

Россия Федерация Советының беренче вице-премьеры Андрей Турчак: Дәүләт Думасына МХОда катнашучыларның гаиләләрен яклау турында закон проекты кертелде.

Россия Советының беренче вице-спикеры Андрей Турчак хәбәр иткәнчә, МХО мәсьәләләре буенча эш төркеме Дәүләт Думасына МХОда һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарның  гаиләләрен яклау турында закон проектын керткән.

"Хәрби хезмәткәр, чынлыкта да, тормыш иптәше һәм гаиләне туендыручы ролен үтәгән икән, сүз ЗАГСта рәсмиләштерелмәгән мөнәсәбәтләр турында бара", дип төгәлләгән сүзен Турчак телеграм-каналында.

Ул күптән түгел Россия Президенты Владимир Путинга МХОда һәлак булган хәрби хезмәткәрнең никахсыз яшәгән хатыны мөрәҗәгать итүе турында искәртте, ул рәсми статусы булмау сәбәпле тиешле социаль түләүләрне ала алмый икән.

Яңа канун шундый төр очракларны хәл итәргә һәм МХОда һәлак булучыларның гаиләләренә тиешле түләүләрне никахсыз яшәгән хатыннарына бирү хокукын суд тәртибендә танырга мөмкинлек бирәчәк.

"Канун проекты кире көчкә ия һәм ул кабул ителгәнче барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә кагылачак", дип өстәде Турчак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading