16+

Яшь белгечләр чит илдә белем алуга грант ота ала

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2024 елда «Алгарыш» грантын алу өчен гаризалар кабул итү һәм аларны теркәү башлануы турында хәбәр итә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2024 елда «Алгарыш» грантын алу өчен гаризалар кабул итү һәм аларны теркәү башлануы турында хәбәр итә.

Грант 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр, галимнәр, мәгариф оешмалары вәкилләре һәм фәнни хезмәткәрләр, реаль икътисади сектор белгечләре һ.б. Россия һәм чит ил белем бирү һәм фән оешмаларында әзерлек һәм стажировка узу мөмкинлеге бирә.

Катнашуга гаризаларны 2023 елның 1 октябреннән алып, 2024 елның 1 февраленә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә яисә түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: 420111, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 йорт, 111 каб., тел. 294-95-65

Грант алу конкурсында катнашу өчен таләп ителгән документлар исемлеге һәм шартлары белән Алгарыш Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантлар программасы битендә https://www.kstu.ru/article.jsp?id_e=54733  танышырга мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading