16+

Яу кырында һәлак булган абыйсы өчен энесе үч алачакмын дип сүз бирде

24 сентябрь көнне Минзәлә район җәмәгатьчелеге хәрби операциядә һәлак булган тагын бер хәрбине дини һәм хәрби хөрмәт белән җирләде.

24 сентябрь көнне Минзәлә район җәмәгатьчелеге хәрби операциядә һәлак булган тагын бер хәрбине дини һәм хәрби хөрмәт белән җирләде.

Ратибор Кашкаров әле шушы көннәрдә генә Иске Маҗын авылында яшәүче әти- әнисе янына отпускага кайтып киткән була.

Фронтка килгәч, беренче бәрелештә аның экипажы һәлак була. Махсус операция вакытында күрсәткән батырлыгы өчен ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Орденны геройның әти- әнисенә матәм митингында катнашкан район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев тапшырды. Алар үз чыгышларында Кашкаровлар гаиләсенең авыр кайгысын район халкы, Татарстан Рәисе исеменнән уртаклаштылар, илен өчен башын салган Ратиборның батырлыгы беркайчан да онытылмыйча, башкаларга үрнәк булып торачагын әйтелде.

Энесе Дмитрий абыйсы Ратибор өчен үч алачакмын диде
Энесе Дмитрий абыйсы Ратибор өчен үч алачакмын диде
Чыганак: Минзәлә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading