16+

Җиде ай элек кенә рульгә утырган егетнең мәете төне буе җирдә яткан

19 яшьлек егет Азнакай-Карамалы трассасында юл һәлакәтендә үлгән, дип хәбәр итә "Маяк". Ул машина йөртү таныклыгын җиде ай элек кенә алган. 

19 яшьлек егет Азнакай-Карамалы трассасында юл һәлакәтендә үлгән, дип хәбәр итә "Маяк". Ул машина йөртү таныклыгын җиде ай элек кенә алган. 

Хокук сакчыларына авария турында хәбәр бүген иртәнге якта гына килсә дә, аларның фикеренчә, һәлакәт кичә 15.40 сәгать тирәсендә үк булган.
Рульдә барган 2003 елгы егет һәлакәт урынында ук вафат була.

Машина юлдан читтә һәм биек үләннәр арасында “ятканлыктан”, караңгыда аны күрүче дә булмый. Махсус хезмәтләр урынга барганда инде машина двигателе дә, мәет тә суынып беткән була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading