16+

Җиде кеше имгәнгән юл һәлакәтен китереп чыгарган хатын 25 көн элек «права» алган

Татарстанның Тукай районында Чаллы – Түбән Кама трассасындагы коточкыч аварияне 25 көн элек машина йөртү таныклыгын алган хатын-кыз китереп чыгарган.

Татарстанның Тукай районында Чаллы – Түбән Кама трассасындагы коточкыч аварияне 25 көн элек машина йөртү таныклыгын алган хатын-кыз китереп чыгарган.

Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте 6 ноябрь көнне 16:34 сәгатьтә Чаллы - Әлмәт – Түбән Кама автомобиль юлының 2нче чакрымында килеп чыккан. Авариядә җиде кеше, шул исәптән дүрт бала зыян күргән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлек башлыгы Шамил Ганиев хәбәр иткәнчә, «Лада Приора» автомобиле белән 36 яшьлек хатын-кыз идарә иткән. Машинада дүрт пассажир булган: 41 яшьлек ир-ат, сигез яшьлек кыз, алты яшьлек һәм бер яшьлек малай. Беренчел мәгълүматлар буенча, шофер тизлекне арттырган, каршы як полосага килеп чыккан һәм биредә Рено машинасы белән бәрелешкән, аның руле артында 50 яшьлек шофер булган, ә салонда 11 яшьлек бала утырган.
Чит ил машинасының йөртүчесе һәм пассажиры Чаллыдан, ә Приорада утыручыларның барысы да Түбән Камадан булган.

«Приора» пассажиры сүзләренчә, шофер каршы килгән автомобиль фараларыннан югалып калган, һәм машина як-якка уйнаклый башлаган, шуның аркасында каршы як полосага килеп чыккан. "Приора"ның машина йөртүче һәм пассажирлары Түбән Камага юл тотканнар.

«Татар-информ» Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, имгәнгән ике бала авыр хәлдә. Аларны Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә санавиация белән алып килгәннәр. Тагын икесе Кама балалар медицина үзәгенең травматология бүлегендә дәвалана.

Машина йөртүчеләр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, икесе дә реанимациядә. «Рено» белән идарә иткән ир-атка операция ясаганнар, ул үз аңында. «Лада Приора» йөртүчесе хәлен табиблар урта авырлыкта дип бәяли. Иңбаш сөяге сынган тагын бер пассажир хастаханәгә озатылган, диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading