16+

Игътибар! Казанга "Вирус" килә!

14 март көнне Май чабу бәйрәме узачак.

14 март көнне Май чабу бәйрәме узачак.

Бу уңайдан Казан паркларында бәйрәм чаралары оештырыла. 

Бәйрәмең төп мәйданчыгы Кече Аккош күле территориясендә ачылачак, концерт хедлайнеры 2000 елларда популяр булган «Вирус» поп-төркеме булачак.

Фольклор ансамбльләре, бию һәм вокаль коллективлар чыгышлары, тематик уеннар һәм театральләштерелгән тамашалар планлаштырылган. Традиция буенча кунаклар өчен берничә функциональ зона әзерлиләр: кышкы активлык, анимация, шулай ук фотозоналар һәм фуд-корт, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана, "Вирус” төркеменең чыгышы 13.00 сәгатьтә, карачкы яндыру йоласыннан соң ук планлаштырыла.

Бу көнне Аккош күленә кадәр йөрүче җәмәгать транспорты эше көчәйтеләчәк, дип яза Казан мэриясе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading