16+

Икенчел торакка да ташламалы ипотека барлыкка килергә мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин "ДОМ.РФ" генераль директоры Виталий Мутко белән гаиләләргә яңа ярдәм чаралары турында сөйләште. 

Россия Президенты Владимир Путин "ДОМ.РФ" генераль директоры Виталий Мутко белән гаиләләргә яңа ярдәм чаралары турында сөйләште. 

Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, узган ел гаилә ипотекасы программасы ярдәмендә аңа ихтыяҗ 70 процентка арткан. Ул инде ташламалы ипотеканы куып җитә, 160 мең ипотека бирелде, диде ул.  

Путин икенчел торак сатып алуга да ташламалар кертү перспективалары турындагы сорауны куйды. Мутко, аңа җавап итеп, хәзер икенчел торакка бәяләр беренчел базарга караганда түбәнрәк, шуңа күрә бу базар өстенлекле: кешегә арзанрак торакны алу отышлырак, дип белдерде. "Бу барыбер төзелешне алга этәрәчәк", – дип аңлатма бирде Президент. Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта дәүләт ярдәме белән барлык ташламалы ипотека программалары төзелә торган күпфатирлы йортларга яки шәхси йорт төзелешенә генә кагыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading