16+

Җиләк җыярга китеп, хастаханәгә эләгә: 80 яшьлек пенсионер урманда аздан гына үлми кала

Коткаручылар хатын-кызны биш сәгать эзләгән.

Коткаручылар хатын-кызны биш сәгать эзләгән.

20 июльдә 80 яшьлек пенсионер ханым Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылы янындагы урманга җиләк җыярга чыгып киткән. Тик кинәт үзен начар хис итә башлый. Хатын 18.45 сәгатьтә дустына шалтырата һәм ярдәм итүләрен сорый. Үзенең төгәл кайдалыгын хәбәр итә алмый.

Олы яшьтәге хатынны эзләүгә полиция хезмәткәрләре, коткаручылар һәм табиблар җәлеп ителә.
Төн уртасында гына коткаручылар юлда ятып торучы хатын-кызны таба. Пенсионер аңында, әмма хәлсез була. Өлкән яшьтәге ханымны квадроциклда "ашыгыч ярдәм" машинасына илтәләр, ә аннары Яшел Үзән хастаханәсенә озаталар.

Фотолар: http://ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Олы Шырдан авылы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ул эбигэ 80яшьтэ жилэк ния кирэк инде, устер бакчанда, ботен жилэкне дэ устереп була бит. Тем более берузе киткэн, берузен йореп буламени хэзерге заманда урманда.

      Мөһим

      loading