16+

Илмир Ямаловның дүртенче баласы кызмы, малаймы?

Дүртенче тапкыр әти булырга җыенган танылган алып баручы Илмир Ямалов гаиләсе гендер-пати үткәргән, ягъни туачак баланың җенесен ачыклаганнар.

Илмир Ямаловның дүртенче баласы кызмы, малаймы?

Дүртенче тапкыр әти булырга җыенган танылган алып баручы Илмир Ямалов гаиләсе гендер-пати үткәргән, ягъни туачак баланың җенесен ачыклаганнар.

Әмма үзләре белсә дә, башкаларга бу яңалыкны сер итеп калдырдылар. 

-    Илмир, гендер-пати нәтиҗәсе син көткәнчә булдымы?

-    Әйе, тик мин ничек көткәнне беркемгә дә әйтмәдем.

-    Сабый кайчан туарга тиеш?

-    Табиблар 27 гыйнвар, диде. Безгә иртәрәк булыр төсле...

-    Ялгышмасам, төпчек улыгызга әле бер яшь юк?

-    Әйе, Риязга 28 гыйнварда 1 яшь тулачак, Аллаһы боерса. Раянга – 8, Рузинәгә – 6 яшь. 

Илмир социаль челтәрдә сораштыру үткәргән. Язылучыларының 60 проценты - кыз, 40 проценты – малай булыр дип фаразлый. Кем булса да, иң мөһиме – сау-сәламәт булсын!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading