16+

Илнар Галимов тренировкага бармаган. Сәбәбе бар. Котлыйбыз!

Илнар Галимовның теләге тормышка ашкан. Хәзер инде башкасы турында хыяллана.

Илнар Галимов тренировкага бармаган. Сәбәбе бар. Котлыйбыз!

Илнар Галимовның теләге тормышка ашкан. Хәзер инде башкасы турында хыяллана.

Үз үлчәү авырлыгында Татарстанның иң көчле көрәшчеләреннән берсе Илнар Галимов янә әти булган: 3 декабрьдә аның икенче баласы - малае туган. Сабый Чаллы шәһәрендәге роддомда дөньяга килгән. "Чаллыда яшибез, балабыз да Чаллыда туды. Кызым Камилә исә Алабугада туган иде. Аңа 6 яшь. Улыбызга Самид дип исем куштык", диде ул "ШК" хәбәрчесенә.

Илнар һәм Зәлия Галимовларның бергә яши башлауларына 8 ел тула. Батырның бер хыялы тормышка ашкан, хәзер икенчесе турында хыяллана: улларын көрәшче итү. "Әти бераз көрәшкән иде, әмма профессиональ дәрәҗәдә нәселдә үзем генә көрәштем. Көрәшчеләр династиясен дәвам итәсе иде", дип хыяллана әти кеше.

Бәхетле әти хатынын һәм улын роддомнан бүген алып чыккан. Шатлыклы вакыйга уңаеннан, ул, әлбәттә, бүген тренировкага бармаган. Илнар Чаллыда шөгыльләнә. "Алабуга өчен көрәшәм. Ләкин шундый килешү бар: елга бер тапкыр Чаллы командасы өчен көрәшергә тиешмен. Бәлки Муса Җәлил турнирында нәкъ шулай булыр да. Җитмәсә, турнир Чаллыда узарга тиеш. Ныклап әзерләнәбез", дип белдерде ул алдагы планнары хакында.

Без исә барлык көрәшчеләр һәм көрәш сөючеләр исеменнән Илнарны да, тормыш иптәше Зәлияне дә икенче тапкыр әти-әни булулар белән котлыйбыз. Балаларыгыз исән-сау, бәхетле булып үссеннәр!

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading