16+

Илназ Галәвиевка татар телендә хатлар язу тыелган. Ни өчен?

Галәвиев хатларын, хәтта әтисенә язган хатларын да рус телендә генә язарга мәҗбүр икән.

Галәвиев хатларын, хәтта әтисенә язган хатларын да рус телендә генә язарга мәҗбүр икән.

Быел Казан гимназиясендә атыш оештырып, тугыз кешене һәлак иткән Илназ Галәвиевка татар телендә хатлар язуны тыйганнар. Бу хакта телеграм-каналлар хәбәр итә. Билгеле булганча, суд утырышларында ул үзенең гаебен таныды, хәтта үкенүен дә белдерде. Хәзерге вакытта ул Казанда хөкем көтә. Төрмәдән язган хатларын да бик җентекләп тикшерәләр икән. Ил күләмендә шау-шу кузгаткан эш булганга, җинаять эшен Мәскәү тикшерүчеләр карый. Әлбәттә, алар татарча белмидер. Шуңа да Галәвиев хатларын, хәтта әтисенә язган хатларын да рус телендә генә язарга мәҗбүр икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading